Государственный большой театр имени Салиха Сайдашева
рус | тат | eng
Ваһапов фестиваленең ХVII Гала-концерт

Ваһапов фестивале менә инде 17 ел дәвамында яңа йолдызлар кабыза, яшь өметле җырчыларга канат куя, сыйфатлы милли эстраданы үстерә! 

Ваһапов фестивале  - ул көчле бренд! 

Моны әлеге фестивальның яшь башкаручылар - 2021 конкурсына килгән гаризалар санының яңа рекорд куюы да дәлили! 

17 май С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында әлеге конкурсның кульминацион моменты: фестивальның яңа лауреатлары исемнәре билгеле булачак!

Ваһапов фестиваленең ХVII Гала-концертында яшь җиңүчеләр белән беррәтән татар сәнгатенең легендалары,  фестивальның популяр лауреатлары да чыгыш ясыячак! 

Бу кичтә оркестрга кушылып җырланган классик әсәрләрне дә,  халык җырларының яңача яңгыравын да ишетергә мөмкин булыр.

Югары җыр сәнгате бәйрәменә рәхим итегез!

БАРЫ ТИК ТЕРЕ ТАВЫШ!

Билет сатып алу

 

«Артклен» студиясында тузган.