Государственный большой театр имени Салиха Сайдашева
рус | тат | eng

ДЗКЗ

Большой зал | Камерный зал | БОЛЬШОЙ СИМФОНИЧЕСКИЙ ОРГАН «ФЛЕНТРОП» | Документы | ГКХ РТ | ГСК РТ

     

    Дәуләт Зур Концерт залына Министрлар кабинетының  567 нче номерлы карары нигезендә 1996 нчы елның унынчы июлендэ нигез салына.  2000 нче елның 15 нче декабрендә Татарстан Республикасы Президенты М. Ш. Шәймиев карары тарафыннан, татар профессиональ сәнгатенә  нигез салган күренекле композитор истәлегенә багышлап, Татарстан Республикасының Дәуләт Зур концерт залына Сәлих Җәмәлетдин улы Сәйдәшев исеме бирелә.

    Залның элеккеге урынында Казан Дәуләт консерваториясенең актлар залы була. Бина 1967 нче елда архитектор М.Х.Агишев проекты буенча төзелгэн. 1994 нче елда бинаны үзгәртеп төзекләндерү карары кабул ителә. Зур концерт залы яңа концерт комплексына әверелә. Авторлары булып – конструктор В.А.Абрамов, архитекторлар – В.П. Логинов һәм Е.И. Прокофьев санала.

    1996 нчы елда төзекләндерү әшләреннән соң, үзенең акустик һэм техник характеристикалары буенча танылган фирма «Acoustic Dimensions» ярдәмендә мәдәният учагында иң эре үзәккә әверелә. 2000 нче елда проект авторлары коллективына, Россия Федерациясенең әдәбият һэм сәнгать өлкәсендәге дәүләт бүләге бирелә.

    Архитекторлар тарафыннан зур залның бизәлешендә көнчыгышның һәм көнбатышның сәнгать традицияләре үзара каршылыкка кермичә, бер юнәлештә, музыка сәнгатенең стильләренә туры китереп эшләнгән.

    Залда игътибарны жәлеп итүче төп нәрсә - «FLENTROP» фирмасында ( Голландия ) эшләнгән зур концерт органы.  Бу уен коралы 1997 нче елда куелды. Чит ил кунаклары фикеренчә, Европадагы иң яхшы музыка коралларының берсе булып санала.

    Концерт комплексына: 700 урынлы һәм 4 ложасы булган зур зал, 70 урынлы камера залы, иркен репетицияләр залы, хор һәм оркестр өчен даими акустик урыннар керә.

    Шушы еллар эчендә Зур Концерт Залы ижтимагый сәяси тормышның үзәгенә әверелде: биредэ Татарстан Республикасы Президенты инагурацияләре, зур ижтимагый форумнар һәм башка тантаналы чаралар үткәрелде.

    С. Сайдашев исемендәге Зур Концерт Залын зиннәтле, истәлекле урын гына түгел, э Казан шэһэренең төп музыка үзәге дип әйтә алабыз. Беренчедән: Зал үзенең коллективлары ярдәмендә концерт сезонын алдан планлаштырып, берничә юнәлештә эшли. Бүгенгесе көндә концерт залының сәхнәсендә: Татарстан Республикасының Дәүләт симфоник оркестры ( оркестрның сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры, Россиянең атказанган артисты, Александр Сладковский). Шулай ук Республикабызның Дәуләт кыллы квартеты (сәнгать җитәкчесе Россиянең атказанган артисты Шамиль Монасыйпов), һәм Дәүләт Камера Хоры (сәнгать җитәкчесе - Татарстанның атказанган сәнгать эшлклесе Миләүшә Таминдарова).

    Икенчедән: Д.З.К.З. яшь талантларга төп концерт базасы булып тора. Концерт сезоныннан башлап, билгеле бер көннэрдә залда консерватория студентларының, укытучыларның һәм студентлар коллективларының репетицияләрендә һәм концерт эшчәнлегендә чагылыш тапкан укыту процессы да бик актив алып барыла. Консерватория тарафыннан уздырылган концертлар яшь талантларны барлауда зур өлеш кертә.

    Шушы юнәлешләрдә эш алып барган концерт залы, Казанның иң яхшы концерт мәйданчыгы буларак, Республикабызның әлеге иң көчле коллективларына үзләренең башкару осталыгын тамашачыларга җиткерергә мөмкинлек бирә. 

«Артклен» студиясында тузган.