
Музыкаль планетарий. Тынлы уен кораллары галәме
Яңа концерт сезонында Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залы балалар өчен эксклюзив абонемент тәкъдим итә.
“Музыкаль планетарий” - ул музыка яратучылар өчен күңел ачу, белем бирү шоу-программалары сериясе. Интерактив уеннар, викторина һәм хәтта театралләштерелгән концертлар да. Балалар академик музыка дөнья сын аерым, гаҗәеп һәм мавыктыргыч Галәм итеп күрәчәкләр.
2023-2024 концерт сезонында без төрле галактикаларга –опера, сулыш кораллары, джаз һәм башка серле мөхиткә чумарбыз. Ә кемдер, бәлки, хәтта чын музыкант–башкаручы ролендә чыгыш ясаячак һәм үзен сәхнәдә сынап караячак.
Ышандырып калабыз: концерттан балалар яңа белемнәр белән китәчәкләр һәм хәтта музыкаль терминнарны да өйрәнәчәкләр!
Музыкаль планетарий – ул мавыктыргыч!
11.00 hәм 13.00 башлана

Кыллы магиялар. Классицизмның мәһабәтлеге
Яңа концерт сезонында Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залы тыңлаучылар игътибарына Татарстан Республикасы Дәүләт кыллы квартеты “Кыллы магиялар” абонементын тәкъдим итә. Камера залындагы абонемент концертлары төрле дәверләрдәге квартет музыкасына багышланган:
- беренче концерт затлы Барокко эпохасына багышланган;
- икенче концерт тыңлаучыларны искиткеч классицизм атмосферасына алып кереп китәчәк;
- романтизмның гүзәл чорына Татарстан Республикасының Дәүләт кыллы квартеты абонементның өченче концертын багышлаячак.
Аерым игътибарга искиткеч камера залы лаек, анда абонемент концертлары уза. Залның искиткеч интерьерлары, уникаль акустик характерестикалар квартет һәм камера концертларын уздыру өчен бик яхшы туры килә.
Кыллы магиялар - мәгънәле һәм сәнгатьле!
15.00 башлана