Шәмнәр янында Барокко
Шәмнәр янында Барокко
Яңа концерт сезонында Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залы бөтен гайлә өчен “Шәмнәр каршында Барокко” исемле абонемент тәкъдим итә. Һәр концертта Венеция аббаты - Антонио Вивальдиның һәм аның төрле илләрдән килгән замандашлары музыкасы яңгыраячак.
Абонементның беренче концерты Вивальди һәм Германия турында сөйләячәк- Георг Фридрих Гендель һәм Иоганн Себастьян Бахның музыкасы яңгыраячак.
21 октябрь 2023 ел
Икенче концерт Вивальди һәм Францияга багышланган. Француз клавесинистлары Франсуа Куперен , Жан-Батист Люлли һәм башкалар көйләре яңгыраячак.
16 декабрь 2023 ел
Өченче концерт Антонио Вивальдиның туган ягына – Италиягә багышланган. Аның әсәрләреннән тыш Доменико Скарлатти һәм Джованни Габриэлли операларыннан ариялар яңгыраячак.
24 февраль 2024 ел
Сезне вакыт сынавын узган тарихи әсәрләрнең әйтеп бетергесез атмосферасына чумарга чакырабыз.
Барокко – модалы!
18.00 башлана