Орган патшалыгы
Орган патшалыгы
Бөтен гаилә өчен абонемент.
20 нче юбилей сезоны.
Егерме ел элек С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында бөтен гаилә өчен орган абонементлары барлыкка килде. Ул бүгенге көндә дә иң катлаулы музыкаль инструментларның берсе. Органны демократик һәм креатив яктан тамашачыга тәкъдим иткән өчен төрле яшьтәге музыка сөючеләр арасында ул зур популярлык казанды. 2003 елдан абонементның алыштыргысыз авторы булып танылган Россия органисткасы, Мәскәү "Зарядье" концерт залының баш органисты һәм саклаучысы - Лада Лабзина тора.
"Орган патшалыгы"ның һәр концерты тыңлаучылар өчен көтелмәгән сюрприз булачак һәм иң зур музыкаль инструментның яңа чикләрен һәм мөмкинлекләрен ачачак.
Беренче концертта Пан флейталары, шотландия волынкалары, ирланд уистллары, әрмән дудугы һәм татар курае ярдәмендә орган борынгы тылсымлы мөхиткә чумачак.
5 ноябрь 2023 ел
Икенче концертта Орган патшалыгына Раштуа бәйрәмендә җырлаучы фәрештәләр киләчәк.
6 гыйнвар 2024 ел
Ә өченче концертта орган бөтенләй авыр мөхиткә әвереләчәк. Бах музыкасы янында джаз яңгырый.
31 март 2024 ел
Егерме ел элек булган кебек үк, 2023-2024 елда яңа концерт сезонында галиҗәнап Орган - көмеш торбалар белән ялтыраучы бөек һәм тылсымлы, чын мәгънәсендә патша бүләкләрен алачак кунакларны үз ишегалдына чакыра!
Орган - ул патшаларча бөек!
12.00 hәм 14.30 башлана